Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
18 Май 2017, 11:11

Иртәгә пионер оешмасы төзелүгә — 95 ел!

Быел 19 майда күңелдәүткәннәрнең якты хатирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел тула. Пионер —“беренче” дигәнне аңлата. Пионерлар — киләчәккә юл яручылар, курку белми, алданбаручылар. Әти-әниләребездән, быргы кычкыртып, барабан кагып сборларгаҗыйналулары, тимер-томыр һәм макулатура җыюлары турында ишеткәнебез бар. Аларкызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын яратып, горурланыпискә ала. Авыр еллар булса да, бик кызыклы чорда яшәгәннәр.

Быел 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хатирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел тула. Пионер — “беренче” дигәнне аңлата. Пионерлар — киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Әти-әниләребездән, быргы кычкыртып, барабан кагып сборларга җыйналулары, тимер-томыр һәм макулатура җыюлары турында ишеткәнебез бар. Алар кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын яратып, горурланып искә ала. Авыр еллар булса да, бик кызыклы чорда яшәгәннәр.


Октябрят булган, “Без Ленин бабайның шат оныклары” дип күкрәк каккан чакларны хәтерлим. 90нчы еллар башында, балалар оешмаларында үзгәрешләр булып, безгә генә вакыт җитте дигәндә, бик теләсәк тә, пионер була алмый калдык.
Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтен­союз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары... Авыр сынау, көрәш, Җиңү... Бу чорда яшь ленинчылар өлкән­нәр белән беррәттән иген иккән, станок артына баскан, немец фашистларына каршы батырларча көрәш­кән. Бу елларда аларның девизы: “Пионер — фронтка!” булган. Алар утын әзер­лә­гән, госпитальдә дежур торган, фронтовиклар гаи­ләләренә булышкан. Безгә билгеле булган тимурчылык хәрәкәте дә нәкъ менә шушы елларда калкып чыга. Тимурчыларның максаты – кешеләргә шатлык китерү, битараф булмау, эшне чын күңелдән башкару, тормышны тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәр­­гә тырышу. Пионер сафларында чыныгу үткән, яңа эшләргә, яңа төзелеш­ләргә омтылган яшьләр арытаба комсомол оешмасында берләшкән, башлаган данлы эшләрен дәвам иткән. Пионерлар тырыш хезмәт белән бергә һәр­даим белемгә омтылган. Халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып барганнар, күңелле ял да итә белгәннәр.
Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм халыкка тугры булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга өйрә­тә, тәртипкә чакырган. Сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашлыгында батырлык дәресләре үткәрел­гән. Чит илдәге балалар белән хат алышу, тимурчы­лар, табигатьне саклаучылар хәрәкәт­ләре, тимер-томыр, макулатура җыю — барысы да пионер оешмасы белән бәйле. Пионерия көнендә урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылган, дружина сборлары үткә­рел­гән. Бу мәк­тәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә чын бәйрәм булган, бердәм­лек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.
Әти-әниләребез күңелен­дә пионер оешмасы әнә шундый булып сакланган. Яшьләр һәм балалар белән эшләүнең матур традициясе ул. Бүген эзтабар, варис яшьләр һәм башка оешмалар аңа алмашка килде. Укучылар, яшьләр арасындагы волонтер оешмалары тимурчылар хәрәкәтен хә­терләтә. Аларның барысын да республикабызны, илебезне ярату, ватан­пәрвәр­лек тойгылары берләштерә.
Чыганак: «Кызыл таң” гәзите.

Читайте нас: