Авылдагы ике зиратны төзекләндерү, тәртипкә китерү максатында, авылда туган, үскән, чит җирләрдә төпләнеп гомер иткән авылдашлардан кулларыннан килгән кадәр матди ярдәм күрсәтү оештырыла.
Ата-бабаларыбыз, әбиләребез, газиз кешеләребез, кан-кардәшләребез җирләнгән мәңгелек йортның торышы — авылларыбыз көзгесе. Каберлекләрне тәртипкә китерү кебек изге эштән читләшми, үз өлешебезне кертик, чистарту, тазарту өмәләрендә актив катнашыйк. Барлык сораулар буенча авылдашыбыз Хавис Якупов белән бәйләнешкә чыгарга мөмкин. Телефоннары: 8 347 53 2-57-21, 8 987 041 92 28.