Балтач таңнары
+24 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Tөрлесеннән
16 Мая 2017, 08:59
Иске Тимкә китапханәсеннән халык өзелми
Бүген авыл китапханәсенә халык йөриме? Китап укыймы?Иске Тимкә авылына юл төшкәч, китапханәче Рәфинә Галиханованы эшурынында очраттык
Бүген авыл китапханәсенә халык йөриме? Китап укыймы?
Иске Тимкә авылына юл төшкәч, китапханәче Рәфинә Галиханованы эш урынында очраттык.
—Халык китапханәгә йөри, китап укучыларыбыз бар, — дип елмаеп каршы алды ул безне. — Яшьләребез бик актив. Мәктәп укучылары күбрәк укыту программасындагы әдәбият сорап килсә, урта буын вәкилләре Дарья Донцова кебек популяр авторның романнарын сорый. Өлкән яшьтәгеләр Зифа Кадыйрованың китапларын кулдан-кулга йөртеп укый. — Авыл китапханәсе халыкка аралашу урыны да ул.
Рәфинә Гандәлиф кызы ике дистә елга якын гомерен халыкның аң-белемен күтәрү, агарту эшенә багышлаган. Хезмәтеннән юаныч, куаныч таба белә. Район китапханәчеләре хакында җитәкчесе Лилия Хөсәинова да гел җылы сүзләр генә әйтә:
— Китапханәче авыл җирендә күмәк хуҗалык эшләрендә дә, сайлау, исәп алу
кампанияләрендә дә катнашалар. Бер эштән дә авырсынмыйлар, иңнәренә йөкләнгәнне дә зур тырышлык белән башкаралар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши