Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
15 Май 2017, 23:00
Җәй җитәргә унбиш көн калды, әле агач яфрак ярмаган
Җәй җитәргә унбиш көн вакыт калды, әле агач яфрак ярмаган.
Быелгы кебек яз айларын өлкән буын вәкилләре дә хәтерләмидер, мөгаен. "Алмагачлар чәчәк ата, майның унбишләрендә"--дип җырлаган җыр туган елда, күрәсең, май быелгы кебек килмәгәндер. Алмагач чәчәк ату түгел, быел каен яфрак ярмаган әле.
"Әтәч кичтән кычкырса, көн җылыта...Төтен җиргә ятса, көн җылыта,"--дигән булалар. Сынамышлар берсе дә туры килми. Инде күке кычкырганын да, сандугачлар сайраганын да ишеттек. Барыбер, җылытмый. Бүген Иске Балтачта иртән термометр -3 градус күрсәтә иде. Авылларда, урыны белән, -5 градус булган нокталар турында да ишеттек.
Гисметео
сайты мәгълүматларына караганда, иртәгә дә әлләни җылы көтелми. Таң алдыннан -2 градуска кадәр салкынайтачагын фаразлыйлар. Мәгәр, иртәгә бүгенге кебек явым-төшем булмаска тиеш.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде