Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
11 Май 2017, 18:30

"Салкын чишмә" тирәсендә бәхәс дәвам итә

Түбән Скияз авылы янындагы "Салкын чишмә" тирәсендәге мәхшәрне урындагы матбугат чараларында фаш иткәннән соң авторга төрле сүзләр ишетергә туры килде.

Түбән Сикияз авылы янындагы "Салкын чишмә" тирәсендәге мәхшхәрне урындагы матбугат чараларында фаш иткәч, авторга төрле сүзләр ишетергә туры килде.


"Бәйләндегез бит шул "Салкын чишмә"гә... Табигатькә ялга чыккач үзең дә чүп-чар калдырасың бит инде... Ямьсезне күрә беләсез, азрак кешенең тырышлыгын да күрә белегез. Җыештырылган бит анда..,"—дип тә әйттеләр.


Күңелсез күренеш турында сайтыбызда 2 май көнендә бәян иткән идек. Бу турыда язма "Балтач таңнары" гәзитнең 10 май санында да чыкты.


Димәк, матубгатның тәэсирлелелеге бар, тәртипкә китерелгән чишмә тирәсен дә матбугат чараларында күрсәтик, дигән максат белән 10 май көнне янә "Салкын чишимә" янына юл тоттык.


Чишмәнең киртәләп алынган территориясендә көл өеме. Ә көл, экология белгечләре билгеләвенчә, 4нче класс хәвефендәге калдык. Анда пластик калдыклар да яндырылган булырга мөмкин.
Бәлки, чишмә тирәсен җыештырган да булганнардыр. Әллә җыештыручылар шешә һәм башка калдыкларны киртәләнгән территориядән әрәмәгә күчерү белән генә чикләнгәнме? Әллә җыештырганнан соң бирегә килүчеләр калдыклар китереп ташлаганмы?


Кыскасы, дәлилләр фотогалереядә.

Читайте нас: