Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
10 Май 2017, 17:07

Мәскәүдәге салкыннар безнең тарафларга килмәячәк

Мәскәүдәге Бөек Җиңү көнендәге салкын тарихта бу көнне иң салкын көн буларак теркәлде. Гадәттәгечә, башкаладагы һава шартлары берничә көннән безнең төбәккә килеп җитүчән.

Мәскәүдә Бөек Җиңү көнендәге салкын тарихта бу көнне иң салкын көн буларак теркәлде. Гадәттәгечә, башкаладагы һава шартлары берничә көннән безнең төбәккә килеп җитүчән.

Бу юлы синоптиклар Мәскәүдә булган салкыннар безнең төбәкне читләп үтәчәген фаразлый. Шулай да Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, көнбатыштан күченгән һава дулкыннары ай уртасында кыраулар китерүе ихтимал. Хәтта һава температурасы төнге сәгатьләрдә минус дәрәҗәсенә үк төшү ихтималы бар. Димәк, җылы яратучан яшелчәләрне бакчага күчереп утыртырга әле ашыкмау хәерле. Балтачта яшелчә үрентеләрен ашыгып теплицага күчереп утыртып туңдыру очраклары булды инде.
Алдагы ике көндә андый куркыныч юк. Синоптиклар төнлә +2+5; көндез+17+13 градус җылы вәгъдә итә. Явым-төшем ихтималы зур түгел. Җил башлыча көньяк-көнбатыштан исәчәк. Вакыты белән көчәючән.
Читайте нас: