Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
3 Май 2017, 14:10

Шафиковлар кебек уңганнарга ничек сокланмыйсың?

Усман авылында яшәүче Сафия һәм Рауф Шафиковаларга “уңган кеше баскан җирендә ут чыгара” дигән әйтем бик туры килә. Алар алтын куллылар, матурлыкны күрә беләләр. Буш вакытлары булса үз куллары белән ниндидер яңа әйберләр ясыйлар. Эшләрен интернетка, “классташлар” социаль челтәренә урнаштыралар. Эшләре сокланырлык. Рауф абый фото тошерергә ярата, авылдагы башкарылган һәр эшне, бәйрәмне, туган авылының матур табигатен фотокадрга төшереп башкаларга тәкъдим итә. Ул фотолар белән “классташлар” социаль челтәрендә танышырга мөмкин.

Кыш җитүгә Шафиковлар авылдашларын кардан ясаган фигуралар белән сокландыралар. Ел саен алар яшәгән урамны, йорт тирәсен фигуралар бизи. Нинди генә фигура юк анда: бүре, аю, кар бабай, арыслан, карсылыу, кыш бабай. Аларны буяулар ярдәмендә төрле төсләргә буйыйлар, яулык, шарфлар бәйләп, киемнәр ”кидереп” куялар.
Ә җәй көне Шафиковларның йорты чәчәкләргә күмелеп утыра. Гөлләрне яратып Сафия апа үстерә.
Кәгәзьдән аккошлар да ясай геройларым. Аккошлары өй эчен бизәп утыра.
Шафиковлар озак еллар бергә гомер итеп өч бала тәрбияләгәннәр, ике оныкларын яратып сөяләр. Оныклары җәй саен зур әни, зур әтиләре янына кайталар. Кызлары Эльвира һәм Гөлназ — Уфа шәһәрендә, уллары Азат тормыш иптәше Гүзәлия белән Иске Балтач авылында яшиләр. Кызлары Эльвира гаиләле, ике бала тәрбиялиләр.
Матурлыкны күрә белгән һәм үзләре шундый хозурлыклар тудырырга тырышкан кешеләргә мин дә сокланам.
Читайте нас: