Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 Май 2017, 12:45

Кычытканнан күп файда күрергә мөмкин

Кычыткан - кар эрү белән үк, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Инде апрельдә үк кы¬чытканны ашарга мөмкин.

Кычыткан - кар эрү белән үк, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Инде апрельдә үк кычытканны ашарга мөмкин.
Кычыткан ашы пешерү өчен: 3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 50 г кузгалак, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган кыягы, 2 йомырка, 100 г каймак, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы он, яшел үләннәр кирәк.
Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2—3 минутка кайнап торган суга салып алабыз һәм, иләккә салып, өстенә салкын су коябыз да суын саркытабыз. Суы саркып беткәч, иттарткычтан чыгарабыз. Тирән эчле табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, кычытканны 10—15 минут томалап пешерәбез. Суганны чистартып, ваклап турыйбыз һәм кечкенә табада 2 аш кашыгы үсемлек мае белән пешереп алабыз, пешәр алдыннан ваклап туралган яшел суган салабыз. Кәстрүлдә кайнап торган шулпага кычыткан, суган салабыз һәм салмак утта 20 минут чамасы пешерәбез. Шул арада табада 1 аш кашыгы майда он кыздырабыз, аны пешәргә 10 минут кала ашка салабыз. Шулай ук туралган яшь кузгалак яфраклары, тоз һәм башка тәмләткечләр өстибез. Ашны тәлинкәләргә салып, өстенә ваклап туралган йомырка кушып, яшел үләннәр сибеп, табынга куябыз.
Җайлырак икенче ысул: Тозланган итне ваклап турап 2 сәгать пешерәбез, 3-4 бәрәңге, кишер-суган, эссе суда кайнарланган яшь кычыткан яфракларын турап салабыз. Пешеп җитәр алдыннан 1 тугланган чи йомырка өстибез. Табынга каймак, яшел тәмләткечләр белән бирәбез.
Салат. Кычыткан белән йомыркадан ясалган язгы салатлар да бик тәмле. Моның өчен: 150 г кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бу¬шаталар, суыталар, турыйлар. Тәмнәренә карап серкә һәм тоз, 20 г кай¬мак салалар, өстенә пешкән йомырка турыйлар.
Тәмләткеч. Кычыткан яфраклары һәм сабакларыннан менә дигән тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен аларны җилләтелә торган урында күләгәдә киптерәләр, аннары ваклыйлар, илиләр һәм коры урында бан¬каларда саклыйлар. Шулай итеп, алынган порошокны яз көне киң фай-даланалар, аны соусларга, ашларга, йомырка тәбәсе, хәтта ботка һәм коймакларга да кушалар. Витаминнарны саклау өчен кайнар ашларга кычытканны соңгы чиратта салалар.
Тозлау. Яфраклары белән бергә тозлап куелган яшь кычыткан тәме буенча тозлаган кәбестәдән ким түгел, ә туклыклылыгы белән аны узып та китә. Аны әзерләү ысулы кәбестәнеке кебек үк, тик уылган кишер урынына бакчада үсә торган портулак яфраклары салалар.
Кычыткан яфракларын чәчәк аткан вакытта, майдан сентябрьгәчә җыялар. Гадәттә яфракларын калын бияләйләр белән тамыр яныннан башлап өскә кадәр сыдырып алалар. Үсемлекне чабарга яки урак белән кисеп алырга була. Бераз шиңдереп, соңыннан яфракларын чиста җәймәгә коялар да чормада ныклап киптерәләр. Кояш нурлары төшмәскә тиеш, чөнки ул вакытта чималның тышкы кыяфәте бозыла һәм витаминнарының бер өлеше юкка чыга. Киптергәннән соң күгәргән, саргайган урыннарын алып ташлыйлар. Коры кычыткан яфракларын 2 ел сакларга мөмкин, дип яза интертат.
Читайте нас: