"СВОдагыларга ярдәм"
24 Февраля 2025, 09:24

Гуманитар ярдәм җыюда катнашалар

Бу көннәрдә Шәвьяды авылында СВО зонасындагы хәрбиләр өчен өйдә токмач кисү буенча акция оештырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гуманитар ярдәм җыюда катнашаларГуманитар ярдәм җыюда катнашалар
Гуманитар ярдәм җыюда катнашалар

Шәвьяды авылы халкы бергәләп гуманитар ярдәм җыюда катнаша, аны алгы сызыкка җибәрәләр. Шушы көннәрдә биредә СВО зонасындагы хәрбиләр өчен өйдә токмач кисү буенча акция оештырылды. Гуманитар акциядә хатын-кызлар катнашты. Алар үз хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлыкны һәм игелекле хисләрне салдылар. Хуҗалар, өй тавыгы йомыркаларын гына кулланып, яраткан ризыкларын бик рәхәтләнеп әзерләделәр. Безнең якташлар өчен, Ватаннан еракта, посылка күңелле сюрприз булачак. Токмач юлда бозылмас, ә кыр шартларында ул теләсә нинди шулпага яхшы аш булыр, якташларыбызга көч һәм оптимизм өстәр. Хатын-кызлар камыр басалар, камыр җәяләр, токмач кисәләр һәм шул ук вакытта СВОда катнашучыларга сабырлык һәм сәламәтлек, шулай ук тизрәк өйләренә кайтуларын телиләр. Озак саклау продуктын киптереп, контейнерларга тутырдылар. Хәзер инде яратып әзерләнгән продукт, якташларга туган якларын, әти-әниләренең җылы кулларын искә төшереп, чираттагы гуманитар конвой белән алгы сызыкка китәчәк.

 

Гуманитар ярдәм җыюда катнашалар
Гуманитар ярдәм җыюда катнашалар
Автор: