Спорт
18 Мая , 10:26

"Агыйдел" турниры-Балтачта

Нәфислек һәм матурлык бәйрәме: Балтач районында «Агыйдел»турниры узды!«Яшьлек» физкльтура комплексында  16 май көнне эстетик гимнастика буенча «Агыйдел»ачык турниры  булды.

"Агыйдел" турниры-Балтачта"Агыйдел" турниры-Балтачта
"Агыйдел" турниры-Балтачта

 Уфа, Мәләвез, Ижау, Борай һәм Иске Балтачтан килгән 450дән артык талантлы гимнаст кыз тамашачыларга чын спорт җиңүе бүләк итте!  Тантаналы чараны  ачуда мәртәбәле кунаклар катнашты. Шамил Госман улы Шәрипов — БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты; Илгиз Әхвәс улы Субушев-Балтач районы Хакимияте башлыгы; Фәрит Фәнил улы Галимов - «Яшьлек» физкультура-савыктыру комплексы  директоры. Кунаклар яшь спортчы кызларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм җиңүгә өмет баглавын билгеләп үттеләр.  Безне горур иткән нәтиҗәләр күп булды. Районыбыз данын яклаган «Агыйдел " командасыннан яшь Балтач йолдызчыларын котлау аеруча күңелле. 1нче урын — «Агыйдел-курчаклар» ( 6-8 яшьтәгеләр), 1нче урын — «Агыйдел-Искорки» (4-6 яшьтәгеләр категориясе),  2нче урын — «Агыйдел-Бусинки» ( 8-10 яшьтәгеләр) алдылар. Төрле категорияләрдә җиңүләргә кемнәр иреште?  Юниорлар: 1нче урынКолибри-Жемчужина һәм Колибри-Феерия (Уфа); 2 урын — Агыйдел (Борай). Ә 12-14 яшьтәгеләр арасында 1нче урынны  Колибри һәм Агидель-Каллиста (Уфа) алды. Шулай ук 10-12 яшьтәгеләр арасында 1нче урынга-Реверанс-Кристалликлар һәм Агыйдел-Йолдызлык (Уфалаек булды). Янә 8-10 яшьтәгеләр арасында 1нче урынны Бриоль-Сияние (Ижау), Әкият-Лирида һәм Агыйдел-Лучики (Уфа) төркемнәре лаек булды.  6-8 яшьтәгеләр төркемнәрендә  Әкият-Ника, Реверанс-Бриллиант, Колибри-Гармония, Реверанс-Гармония (Уфа), Бриоль-Рица (Ижау) җиңүгә ирештеләр.Ә  4-6 яшьтәгеләр бәйгесендә 1нче  урынны Балкыш-Ирида (Мәләүез), Бриоль-Смайликлар (Ижау), Бриоль-Бусинкалар (Ижау), Колибри-Ялтырау, Агыйдел-Грация, Әкият-Айседора (Уфа) командалары җиңүче буларак танылды. Барлык призерлар да  югары бәһага лаек.Алар-аренаның чын йолдызлары! Һәр спортчының батырлыгы-ул тренерларның зур хезмәте һәм ата-аналарның өзлексез ярдәме нәтиҗәсе. Балаларга карата булган ышаныч аклана килә. Спортны үз иткән кызлар матурлыкка гашыйк булып калмый. Алар үзләре матурлыкны булдыра.

 

 

Автор:
Читайте нас