. Бу проект быел Санкт-Петербургта үтте. Билгеле булуынча бу шәһәрдә фигуралы шуу буенча күп турнирлар үткәрелә. Боз сараенда татар милли көйләренә тезмәләр яңгырады. Анда олимпия уеннары чемпионы Алина Заһитова чыгыш ясады. "Ак калфак" җыры, бишек җыры һәм дәртле бию көйләре үрелеп эшләнелгән композициягә салынган халык биюен тамашачылар күзәтте. Алинага бихисап гөлләмәләр бүләк иттеләр. Мәртәбәле чемпионнар чыгыш ясаган ярышта Алина Заһитова хәтта «Иң якты хис-кичерешләр һәм образга тирән үтеп керү өчен " призын да алды. Аны тапшырганда жюри әгъзасы киң танылган опера җырчысы Илдар Абдразаков акапелла "Ай былбылым" җырын татар телендә башкарып, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алина үзе бу турыда: "Быел илебездә Россия Халыклары бердәмлеге елы, шуңа мин номерда татар милли колоритын күрсәтәсем килде",—дип ассызыклаган.
Булдырды, бу номер буенча күп халык үз уңай фикерен язды. Күп милләт бер гаиләдәй яшәгән уртак йортыбызда туган телләребез тынмасын, мәдәниятебез гөрләп торсын. Ә дөньяда киң танылган Ижауда үскән талантлы кыз Алина Заһитова бу максатның тормышка ашуына үз өлешен кертте. Афәрин!