Шахмат клубында олысы-яше бу ярышларда актив катнаштылар. Хаккый Гаян улының тормыш иптәше Флидә Факаетдин кызы чыгыш ясады, спортчыларга уңышлар теләде. Җитди уйлап, ялгыш адым ясамаска тырышып уйнады һәр чыгыш ясаучы. Әмма чикле вакыт, уен кагыйдәләрен үтәү спортның бу төрен сайлаучыларны да сыный. Биредә зирәклек, аек акыл, тырышлык һәм максатка омтылу сыйфатлары уенда җиңүгә китерә.
Киеренке ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Өлкәннәр арасында җиңүгә Фәнзәвий Миңнеәхмәтов иреште. Рәҗәп Шәмсетдинов -икенче, Айдар Гыйльмуллинпризлы өченче урынга лаек булды. Ир-егетләр белән бергә үсмерләр дә уенда үзләрен сынады. Эмиль Фәттахов җиңүгә иреште. Айрат Хәйруллин икенче урынга лаек булды. Өченче урынга Аскар Галиев чыкты.
Ярышларда катнашу тырышырга, уенның нечкәлекләрен белергә омтылырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешерүне максат итеп алырга этәргеч бирә.