Балтач районы данын турнирда тренер-укытучы Е. В. Гыйльмөхәмәтов җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура комплексында шөгыльләнгән спортчылар яклады. Спортчылар үз авырлык һәм яшь категорияләрендә призлы урыннар яулап, ярышларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Сабиров Инсаф, Нурмөхәммәтов Денис, Әнвәров Тимур, Мусин Тамерлан җиңү яуладылар. 2нче урынга Глимҗанов Денис, Абдуллин Дмитрий, Кәбиров Артур, Исламов Даян лаек булдылар; 3 урынны Әмир Закиров, Нурлан Фәтхуллин, Данияр Муллаяров, Арсен Солтангалиев алдылар. Балтач спортчылары рух ныклыгы, батырлык, актив тормыш позициясенә омтылулары ачык чагылды бу ярышларда.