Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар , 16:28

Икенче атнада Олимпиада-2026 башлана

Олимпиада башлана, ә анда Русиянең спортчылары нинди спорт төрендә катнаша? Укыгыз.

Икенче атнада Олимпиада-2026 башлана
Икенче атнада Олимпиада-2026 башлана

Олимпиая уеннары 6-22нче февральдә Миланда һәм Кортина-Д ' Ампеццода, ягъни Италияда  узачак. Ярышлар шулай ук Ливиньо, Антерсельва, Бормио, Предаццо, Тезеро и Верона шәһәрләрендә үтә. Русия спортчылары анда катнаша, дигән хәбәр урынлы булып чыкты.

Шартларны үтәп берничә спортчы Италиягә юл тотачак. 13 атлетның  исемлеге билгеле: фигуралы шуучы Аделия Петросян; фигурист Петр Гуменник; чаңгычы Дарья Непряева; чаңгычы Савелий Коростелев; тимераякта йөгерүче Ксения Коржова; тимераякта шуучы Анастасия Семенова; чаначы Дарья Олесик; чаначы Павел Репилов; тау чаңгычысы Юлия Плешкова; тау чаңгычысы Семен Еимов; шорт-трекчы Алена Крылова; шорт-трекчы Иван Посашков; ски-альпинист Никита Филипповлар ярышларда катнаша. Ватандашлар ярышканда көярмәннәр көч-куәт биреп торыр. Ярышларны көтеп калабыз. Безнекеләр җиңүләргә ирешсен, дип телик..

 

Автор: Рима Валиева
Читайте нас