Барлык яңалыклар
Спорт
25 декабрь 2025, 16:18

Камилә Вәлиева янә ярышларда катнашачак

Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләү 2025 елның 25нче декабрендә тәмамланды. Бүгенге көннән фигуралы шуучы ярышларда катнаша ала.

Камилә Вәлиева  янә ярышларда катнашачак
Камилә Вәлиева янә ярышларда катнашачак

Спорт бик катгый өлкә. Инде  Пекин-2022 олимпиадасындагы шау-шулы вакыйгалар артта калды. Нибары 15 яшьлек чагында Камилә Вәлиева    рекорд артыннан рекорд куйган сезонында  олы гаугалы вакыйгага тап булды. Олимпиада вакытында түгел, ә ике айлап алдан алган  пробаларда   йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы матдә эзе табылып, допинг буенча эш ачылды. Бихисап  судлар үтәргә туры килде үсмергә. Нәтиҗәдә, мөмкин булган иң зур вакытка аңа  фигуралы шууны калдырырга туры килде.  Германия спортчысы, Олимпия чемпионы Катарина Витт Камиләне кызганып елап интервь биргән иде. Көярмәннәрнең спортчы белән бергә борчылгән чаклары артта калды.

Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләү 2025 елның 25нче декабрендә тәмамланды. Бүгенге көннән фигуралы шуучы ярышларда катнаша ала. Искитмәле талант иясенең юклыгын бу спортны яратучылар бик тойды. Табигый сыгылмалылык белән башкарган әйләнүләр, күңел кушып башкарган номерларга халык сусады дип әйтү арттыру булмас. Әйе, кыз янә ярышларда катнашачак. Тик киләсе елдагы Олимпиада уеннарында катнаша алмый. Ничә иләк аша үтәргә тиеш таләпләрен үтү өчен вакыт таләп ителә. Шулай да 2026нчы елда башка ярышларда ул катнашачак. Хәзер Этери Тутберидзе җитәкчелеге астында түгел, ә тренер Светлана Соколовскаяда шөгыльләнәчәк ул.  Уңышлар телик. Бозда кабатланмас номерлар булдырган, татар җыры буенча беренче тапкыр чыгыш ясаган кызыбызга.

Инде күп яңа исемнәр пәйда булды. Арада Татарстаннан Динә Хөснетдинова да бар. Зифа буйлы,  бик катлаулы сикерүләргә ия, ачык  күңелле Динә интервью биргәндә 1нче каналда якташларына саф татар телендә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Мондый талантлы татар кызлары белән горурланырлык.  Туган телләрен онытмый, сайлаган спортта илдә генә түгел, дөньяда танылу алган фигуралы шуучыларга афәрин! Җиңүләре алда буласына ышанам. Көчле рухлы кызлар сынатмас.

Автор: Рима Валиева
Читайте нас