Ярышларда республикабызның шәһәр һәм районнарыннан 200дән артык спортчы катнашты. Балтач районыннан тренер-укытучы Евгений Гыйльмухаметов җитәкчелегендәге «Яшьлек» ФОК та шөгыльләнгән спортчылар чыгыш ясады. Спорт спортчылар лаеклы көрәшләр уздырдылар, ир-ат характеры, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр! Үзләренең авырлык һәм яшь категорияләрендә призлы урыннарны яуладылар: Сабиров Инсаф, Закиров Әмир, Мәхмүтова Амелия, Сафин Эмиль, Хәсәнов Данир - 1 урыннар; Исламов Даян, Хәйруллин Кәрим- 2 урын; Мусин Тамерлан, Гобәйдуллин Марсель, Габбасов Аслан, Апсәләмов Исмәгыйль -3 урынны яуладылар. Котлыйбыз! Спортчылар ирешелгәннәрдә генә тукталып калмас һәм тагын да көчлерәк һәм үз-үзләренә ышанычлырак булыр өчен үз күнекмәләрен камилләштерүенә шик юк.