Барлык яңалыклар
Спорт
31 октябрь , 14:37

Район матбугатына өлеш керткән шәхес истәлегенә

25 октябрь көнне район шахматчылары күренекле шәхес , район газетасының элекке мөхәррире Әнвәр Мөхәммәт улы Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган  турнир үткәрделәр.  Әнвәр Мөхәммәт улы район тарихында эз калдырган кеше. 

Әнвәр Мөхәммәт улы район тарихында эз калдырган кеше.  Язучы,шагыйрь әдәби юнәлештә уңышлы эшләү белән беррәттән районда күренекле шахматист булып танылды. Шигырьләре аерым китап булып дөнья күрде. Журналист буларак республика һәм Татарстан матбугат чараларында еш басылды. Әхмәтҗанов  райондашлары белән гади, гәзит укучыларын  белән гаҗәеп гадел,дөрес фикер йөртүчеләр теле белән аңлаша иде.
  Буш вакытларында , ял көннәрендә ул шахмат сөючеләр арасында булды, акыл, фикер тизлеге, төгәл ходлар ясап күпләрне шаккатыра иде. Бу мавыктыргыч уенны районда пропагандалауга күп көч салды. Композицияләр төзеп газета битләрендә чыгара иде. Буш вакытларында , ял көннәрендә шахмат турнирларын мавыктыргыч итеп үткәрә иде.  Ә.Аскаров, Х. Галиев, Р . Хаҗиев, Х. Хаҗимов, З. Закиров, Ә. Гарипов,   М. Шаймухаметов, Ф. Миңнеәхмәтовтурнирларда даими катнаштылар. Турнирларда 20-25 кеше катнашу табигый хәл иде.
     Мәрхүмнең истәлегенә багышланган турнир күпләрне җәлеп итте.
Җиңүчеләр арасында артык зур үзгәреш булмады. Көрәш көчергәнечле булды. Традиция буенча Альберт Шайхлисламов беренче, Фәнзәви Миннеәхмәтов икенче урынны яуладылар. Аскар Сафутдинов өченче урынны яулап өметле шахматист икәнен күрсәтте. Спортның бу төрен яшүсмерәргә яңа импульлар бирер. Соңгы елларда аңа игътибар арта бара.

Автор:
Читайте нас