Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь , 09:58

Республика турнирында балтачлыларның җиңүе

26-28 сентябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә муайтай (тай боксы) буенча "Салават Юлаев кубогы" республика турниры узды. Кемнәр уңышларга иреште?  Сайтта укыгыз.

Республика турнирында балтачлыларның җиңүе
Республика турнирында балтачлыларның җиңүе

 Ярышларда Ульяновск, Ижау, Ырынбур, Бөре, Уфа, Стәрлетамак, Белорет, Мәләвез шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Балтач районыннан тренер-укытучы Евгений Гыйльмөхәмәтов җитәкчелегендә «Яшьлек» ФОК тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Спортчылар лаеклы көрәшләр уздырдылар, ир-ат характеры, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр! Үзләренең авырлык һәм яшь категорияләрендә призлы урыннарны яуладылар:  Динисламов Данияр, Глимҗанова Сабрина-1 урын, Нәбиев Искәндәр, Хәсәнов Данир-2 урын, Сәетгалиев Илназ, Глимҗанов Денис, Сабиров Инсаф - 3 урын. Шулай ук Фәтхуллин Нурлан да актив катнаштыпортчыларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм тагын да көчлерәк һәм үз-үзләренә ышанычлырак булыр өчен үз күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итәргә тели тренерлары. 

 

Автор:
Читайте нас