Балтач районында «Алтын көз» ГТО нормативларын кабул итү буенча чара дәвам итә. 22нче сентябрьдә тест үзәге судьялары Уразай урта мәктәбе укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итүне оештырды. Һәр укучы сынауларда үз нормасын үтәргә тырышты, ул ГТО комплексының алтын, көмеш яки бронза билгеләрен алырга мөмкинлек бирә.