Барлык яңалыклар
Спорт
13 Май , 09:52

Турнирда балтачлыларның уңышы

Борай физкультура-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин исемендәге «Агыйдел» эстетик гимнастика буенча ачык турнир узды.

Турнирда балтачлыларның уңышы
Турнирда балтачлыларның уңышы

7нче майда Борай авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлнган Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин исемендәге «Агыйдел» эстетик гимнастика буенча ачык турнир узды. Турнирда Уфа, Мәләвез, Ижау шәһәрләреннән һәм Борай, Иске Балтач авылларыннан 500 дән артык спортчы 59 команда составында турнирда катнашты. Һәр команда үзенең иң яхшы номерларында, хәрәкәтләренең җиңеллеген һәм тәэсирле хореографиясен күрсәтте.  Ярышлар нәтиҗәләре буенча Балтач гимнасткалары үз яшь категорияләрендә призлы урыннарны яуладылар: "Агыйдел-Төймәләр" , "Агыйдел-Курчаклар" - 1 урын; "Агыйдел-йолдызчыклар", "Агыйдел-Виктория" - 2 урын; "Агыйдел-Малина" - 3 урын. Командаларны һәм аларның остазларын лаеклы урыннары белән котлыйбыз!

 

Турнирда балтачлыларның уңышы
Турнирда балтачлыларның уңышы
Турнирда балтачлыларның уңышы
Турнирда балтачлыларның уңышы
Турнирда балтачлыларның уңышы
Автор:
Читайте нас