Спорт
8 Мая 2025, 04:30

Балтач футболчыларының уңышы

Караиделдә «Күн туп – мәктәп футбол лигасы» бөтенрусия футбол ярышларының республика этабының зона уеннары узды.

Балтач футболчыларының уңышыБалтач футболчыларының уңышы
Балтач футболчыларының уңышы

Караидел авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Күн туп – мәктәп футбол лигасы» бөтенрусия футбол ярышларының республика этабының зона уеннары ярышларда Караидел, Борай, Калтасы, Аскын һәм Балтач районнарыннан 2011-2012 елгы 5 егет командасы катнашты. Җиңүгә омтылыш, команда рухы, сәламәт көндәшлек һәм чын ир-ат дуслыгыярышларда катнашучыларны берләштерде. Мавыктыргыч уеннар нәтиҗәләре буенча "Яшьлек" ФОК тәрбияләнүчеләре командасы 2нче урынны алды. Спортчыларның һәм тренер-укытучы Денис Илдар улы Дюсьметовның уңышы бу. Яңа биеклекләрне яулау, ныклык, хезмәт сөючәнлек аларга юлдаш булсын.

 

Автор:
Читайте нас