"Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексында тәрбияләнүчеләр Ватанны саклаучылар көненә багышланган йөзү буенча Нефтекама шәһәрендә ачык беренчелектә үз сүзләрен әйттеләр. Ярышларда Нефтекама, Дүртөйле, Яңавыл, Мишкә һәм Балтач районнарыннан 130 дан артык көчле йөзүче катнашты. Нык киеренке йөзү нәтиҗәләре буенча: Айрат Хәйруллин ирекле стиль белән 50 м дистанциядә 3нче урынны алды; Анастасия Галимханова 50 метрга аркада йөзүдә 3нче урынны алды.Балтачлылар өчен бу ярышлар кыйммәтле тәҗрибә һәм җиңүгә омтылыш бирде. Стартлар уңышлы булсын!