Барлык яңалыклар
Спорт
17 гыйнвар , 13:04

Шашкалар уеннары осталарны күрсәтте

Көндәшле авыл китапханәсе шашка уеннары турниры үткәрде.

Шашкалар уеннары осталарны күрсәтте
Шашкалар уеннары осталарны күрсәтте

Көндәшле авыл китапханәсе шашка уеннары буенча турнир үткәрде. Шашка уены-бер үк вакытта спорт та, ял да, иҗат та ул. Шашка-аралашу өчен менә дигән сәбәп, үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Бу шатлык китерә торган уен гына түгел, ә үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы да.  Уен башланганчы күңелле викторина узды, уен тарихы турында белделәр, Фаляхиев Нияз уенның кайбер алымнары һәм серләре турында сөйләде. Күрәсең, шашка уенының нәтиҗәсе партия ахырын дөрес уйный белүгә бәйле. Турнир иң көчле уенчыны ачыклады, Фаляхиев Нияз җиңүче булды!

 

Автор:
Читайте нас: