Барлык яңалыклар
Спорт
23 февраль , 19:56

Хоккей-чын ирләр уены!

Ватанны саклаучылар көнендә Балтач хоккейчылары республиканың иң көчле командалары арасында көч сынаша.

Хоккей-чын ирләр уены!
Хоккей-чын ирләр уены!

Әйткәндәй, республиканың иң көчле командалары арасында иң көчле команда исеме өчен уйныйлар балтачлылар. Ир-егетләргә ярдәм итү өчен Чакмагыш авылында шайбалы хоккей буенча XXXII  авыл спорт уеннары финалын ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.  Ул спортны үз иткән хоккейчыларга кызыклы ярышлар теләде. Якташларга уңыш елмаюын ихлас теләве урынлы. Һәр көярмән үз районы вәкилләре җиңсен, дип тели. Безнең "Танып" командасының җитди көндәшләре-Уфа, Чишмә ,Әбҗәлил, Кырмаскалы, Иглин, Әлшәй, Караидел, Чакмагыш районнарыннан килгән командалар.

Балтачлылар сынатмаслар, яхшы чыгыш ясап, оста хоккей уенчылары данын акларлар, дип ышанасы килә. Дәррәү теләгәндә хыяллар тормышка ашырга мөмкин. Кушылыйк бу теләккә.

Хоккей-чын ирләр уены!
Хоккей-чын ирләр уены!
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: