ГТО нормативларын тапшыруда балалар актив катнашты, ул урыныннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә басып торып алга авышу, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп кую, йөгерү, 10 м, 30 м йөгерү, алты минутлык йөгерү кебек сынауларны үз эченә ала. ГТО нормативларын үтәү балалар өчен зур вакыйга булды! Мондый чаралар балаларда физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуны арттыра.