Спорт
1 Февраля 2024, 05:37

Җилдән җитез чаңгычы

Иске Балтач авылының Көньяк микрорайонындагы чаңгы трассасында чаңгы ярышлары узды һәр командадан икешәр егет һәм кыз катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җилдән җитез чаңгычыҖилдән җитез чаңгычы
Җилдән җитез чаңгычы

Чаңгы ярышларында һәр командадан 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк икешәр егет һәм кыз катнашты . Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урыннны Иске Балтач авылының 1нче мәктәбе командасы яулады. 2нче  урынга Иске Тимкә авылы мәктәбе вәкилләре чыкты. 3нче урынга Көндәшле авылы мәктәбенең егет-кызлары лаек булды. Шәхси зачетта: 1нче урынны Илгина Саяпова  һәм Айдар Галимов яуладылар. 2нче урынга Фәридә Миңнегалиева, Наилә Имаева  һәм Динар Шәймөхәммәтов чыктылар. 3нче урынга  Аделина Шәфиева һәм  Фидан Нигъмәтҗанов лаек булдылар.

Җилдән җитез егет-кызлар сәламәт яшәү рәвеше яклы шәхес булып үсәчәкләр. Шунысы мөһим.

Автор: