"2024 елның беренче көнендә нәкъ 12 сәгатьтә иптәшләр һәм фикердәшләр, иң актив балтачлылар белән «Вәгъдәләр йөгереше»марафонында йөгердек. Традиция буенча, безнең һәрберебез 2024 елга үз вәгъдәсен язды. Алга, яңа казанышларга!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.
Бәйрәм һәм ял атнасы дәвам итә, шулай ук алга максатлар куела, планнар корыла. Яңа ел тик шатлыклы хәбәрләр алып килсен, дип юрыйк әле. Изге уйны алга алып елга керикче.