"Балтач гимнастлары беренчеләр арасында!...
Турнирда Уфа, Мәләвез һәм Яңавыл шәһәрләренең, Борай һәм Иске Балтач авылларының 37 коллективыннан 350дән артык яшь гимнаст кыз көч сынашты. Тренер Наталья Абдуллина тәрбияләнүчеләре төрле яшь категорияләрендә 1,2 һәм 3 урыннарны алдылар. Спортчы кызларны һәм тренерны уңышлары белән котлыйм! Балаларның киләчәгенә инвестицияләр салучы кызларның әти-әниләренә яңа спорт казанышлары телим!"— дип район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Горурланырлык та, Балтач районыннан командалар республика, ил күләмендә ничә турнирларда җиңүләргә иреште. Тренерлары Наталья Абдуллина мәртәбәле турнирларда жюри әгъзасы буларак та чыгыш ясый. Үз эшен яхшы белгәнгә нәтиҗәләр күп көттерми. Матурлыкка гашыйк кызлар үзләре матурлык булдырырга өйрәнә.