Районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итү дәвам итә."Яшьлек" ФОК спорт залында бу юлы нормативларны Иске Балтач авылы башлангыч мәктәбенең 1нче һәм 2нче сыйныф укучылары тапшырды. Укучылар сынауларны җиңделәр, һәркайсы үз физик әзерлеге буенча нәтиҗәләр күрсәтте.