Спорт
6 Декабря 2023, 10:29

ГТО муниципаль үзәге нормативларны кабул итте

Балтач районы ГТО муниципаль үзәге нормативларны кабул итү буенча фестиваль үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
ГТО муниципаль үзәге нормативларны кабул иттеГТО муниципаль үзәге нормативларны кабул итте
ГТО муниципаль үзәге нормативларны кабул итте

Фестивальдә катнашучылар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк район халкы да бар иде. Ә 2023нче елдан башлап, теләсә кайсы билгегә ГТО нормативларын үтәгән 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә 10 000 сумлык сертификат ала. ГТО нормативларын үтәргә теләүчеләр өчен сайтта мәҗбүри теркәлү кирәк: www.gto.ru, анда уникаль идентификацион номер бирелә. Иске Балтач авылы "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексының 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча буенча алдан язылырга мөмкин.

Хәрәкәттә бәрәкәт бар. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик яхшы.

 

Автор:Рима Валиева