

Бу чараның максаты балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру, логика, игътибар, фикерләүне үстерүче бу уенга кызыксыну уяту. Такта артындагы уеннары һәркемгә рәхәтләнеп вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә. Шашкалар уены-бер үк вакытта спорт та, ял да, иҗат та. Көндәшләре белән көрәшкәндә, балалар шашка уенының беренче күрүдә күренгәнчә гади булмавын күрсәтә һәм исбатлый алдылар. Авыр көрәшкә карамастан, катнашучылар күтәренкелек һәм күңелле кәеф алдылар.
Имән авыл клубында мондый чаралар үтеп тора.