Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель 2023, 13:57

“Спортның мөһимлеген бәяләп бетергесез...”

Еш кына гәзит битләрендә, социаль челтәрләрдә район, зона һәм республика күләмендә үткән ярышларда көрәшчеләребезнең  җиңүләре, призлы урыннары турында язмалар дөнья күрә. Барлык бу уңышлар артында үз эше өчен җан атучы– Иске Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Ирек Камалов тора.

“Спортның мөһимлеген бәяләп бетергесез...”
“Спортның мөһимлеген бәяләп бетергесез...”

Еш кына гәзит битләрендә, социаль челтәрләрдә район, зона һәм республика күләмендә үткән ярышларда көрәшчеләребезнең  җиңүләре, призлы урыннары турында язмалар дөнья күрә. Барлык бу уңышлар артында үз эше өчен җан атучы– Иске Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Ирек Камалов  тора. Аны югары категорияле тренер дип кенә әйтү – бернәрсә дә әйтмәүгә тиң.

Ирек Фәйзрахман улы 1969нчы елда районыбызның ямьле табигать кочагында урынлашкан Иштирәк авылында дөньяга килә. Авылдагы сигезьеллык мәктәптә укып, күрше авылда —  Яңа Ямурзада урта мәктәпне тәмамлый. Аны тәмамлаганнан соң, Иске Балтачтагы училищеда водитель һөнәрен үзләштерә.

Ары таба, 1987нчы елда, Германиядә десант-штурм бригадасында Ватан алдында изге бурычын үти. 1989нчы елда бурычын намуслы үтәп кайткач, 6 ел дәвамында Иштирәк авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. 11 ел Иске Балтач урта һөнәри-техник училищесында физик тәрбия җитәкчесе буларак та хезмәт сала. Бу вакытта Стәрлетамак шәһәренең физик культура техникумының көрәш бүлегендә дә читтән торып укый.

Ирек Фәйзрахман улы  тренер хезмәтен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2007нче елда башлый. Бу вазифада эшләү чорында ул үзен физик культура һәм спорт өлкәсендә методик белемле белгеч буларак күрсәтә. Мавыктыргыч һәм башкарма хезмәткәр буларак, ул һәр баланың физик камиллегенә, дисциплинаны үтәүгә зур игътибар бирә. Бу чорда Ирек Камалов районда көрәш үсешенә һәм әйдәп баручы спортчыларны әзерләүгә зур өлеш кертә.

Ул төрле физкультура-сәламәтләндерү чараларын, спорт ярышларын оештыруга зур игътибар бирә, ә аларның төп максаты — балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү.

Аның берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр сыйфатлы һәм күпкырлы әзерлек алып көрәш, ирекле, билбау, грек-рим көрәше буенча төрле күләмдәге ярышларда уңышлы чыгышлар ясыйлар.

 Ирек Камаловның тәрбияләнүчеләре көрәш буенча әйдәүче спортчылар, дисәк тә ялгыш булмас. Аларның кайберләренең иң зур пьедесталларын гына барлап үтик:  Александр Стерхов — билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге һәм БР укучыларының XXII спартакиадасы исәбенә көрәш буенча зона ярышлары җиңүчесе.  Ричард Егоров — БР укучыларының XXIII спартакиадасы исәбенә көрәш буенча финал ярышлары һәм билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге призеры. Шәйдулов Нияз — БР укучыларының XXII спартакиадасы исәбенә көрәш буенча зона, XXIII спартакиада исәбенә грек-рим көрәше буенча зона ярышлары җиңүчесе. Рөстәм Зиһаншин — милли көрәш буенча БР беренчелеге, БР укучыларының XXIII спартакиадасы исәбенә грек-рим көрәше буенча зона ярышлары җиңүчесе һәм призеры. Рәмил Фәттахов һәм Илмир Хәбибуллин БР укучыларының XXIII спартакиадасы исәбенә грек-рим көрәше буенча зона ярышларында үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яулыйлар.

Барысын да санап бетергесез. Тәрбияләнүчеләренең шундый югары уңышлары Ирек Камаловның нәтиҗәле хезмәтен исбатлап тора.  

—Әлбәттә, тренер эше җиңелләрдән түгел. Төрле чаклар була. Әмма боларның барысы да эшне тагын да кызыклырак һәм җаваплырак итә. Яхшы һәм үрнәк булырдай тренер булу өчен даими рәвештә камилләшергә, спорт өлкәсендә булган барлык үзгәрешләрне өйрәнеп торырга кирәк. Кыскасы, вакыт белән бергә атларга кирәк. Тренер эше балларны шәхес буларак формалаштыру өчен бик мөһим. Спортның мөһимлеген балалар тормышында бәяләп бетергесез. Чөнки ул сәламәтлекне генә түгел, ә ихтыяр көчен дә ныгыта, психологик яктан да тәрбияли, куелган максатларга ирешүдә ярдәм итә, — ди  Ирек Фәйзрахман улы.

Физик культураны һәм спортны үстерүгә, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән спортчыларны әзерләүгә зур өлеш салуы өчен Ирек Фәйзрахман улы Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының,  район Хакимиятенең бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Шулай ук Ирек Камалов күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 2013нче елда “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеменә дә лаек була.

 Инде күпме еллар буе яраткан эшенә тугры булган Ирек Фәйзрахман улына мактау һәм хөрмәт.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: