Күптән түгел генә якташыбыз Розана Кашапова Омск шәһәрендә узган гер спорты буенча Русия беренчелегендә җиңү яулады. Ул монда герне 163 тапкыр чөеп күтәрде.
Спорт сөючебезне һәм тренеры Радамир Минибаевны шундый зур уңышлары белән котлыйбыз!
Афәрин, Розана! Синең уңышларың белән Балтач районы гына түгел, ә бөтен республика горурлана!