"Максатка һәрвакыт эләгү"-бу уенның төп принципларының берсе. Монда бер секунд игътибарны да читкә җибәрергә ярамый. Бу көнне балалар өчен төп бүләк-җиңүчеләр исемен яулау түгел, ә дуслар белән аралашу һәм күтәренке кәеф.
Осталар барланды, җиңүчеләр билгеле булды. Кызыклы уен ул дартс. Мәргәнлек, осталык, чаялык сыйфатларысыз мөмкин түгел. Ә үсмер арасында андыйлар күп.