"Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе волейболчылары-кызлар командасы. Алар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөре шәһәрендә үткән һәм МХОда һәлак булган сугышчыларны искә алу көненә багышланган волейбол турнирында катнаштылар. Кызлар командасы 2 нче урынны алды! Волейболчылар һәм аларның тренеры Айрат Садыйковка җиңү өчен рәхмәт белдерәм!"-дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә тәбрикләү сүзләре урнаштырган.
Спорт яшьләрне камиллеккә әйдәүче шөгыль. Команда уеннары исә бер-береңне ярты сүздән аңларга ярдәм итә. Бердәмлек булганда бар җиңүгә ирешеп була. Щ спортчылар цчен ьижълщр аерым бер баскыч кебек.