Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2023, 09:16

Менәм Тушкыр тауларына

Февральнең ял- бәйрәм көннәре Тушкырда бик күпләрнең күңелендә матур хәтирәләр калдыргандыр. 

Менәм Тушкыр тауларына
Менәм Тушкыр тауларына

 “Күрдем чишмәләре” фестиваль-конкурсында катнашып уңышлар яулау, чаңгы ярышында, балыкчылар ярышында катнашу, Асавка авылында үткәрелгән Масленица бәйрәмендә катнашу, Ватанны саклаучылар көнендә “Саулык телибез” дигән зур концертта булу да һәркемнең күңеленә хуш килде. Тушкырлылар актив тормыш позициясе белән яшиләр,
24 нче февраль көнне “Менәм Тушкыр тауларына” дигән матур чара үз атайсалын яраткан бик күпләрне Тушкыр тавына җыйды. Бу көнне тау буена олылар да, балалар да ашкынып килде. Олы юл буена машиналарын куеп тау буендагы сый- хөрмәтле өстәл янында чәйләп, дәртле музыка астында биешеп тә алдылар. Ветеран укытучы Гөлшат Гайнельян кызы Тушкыр таулары тарихы турында кыскача таныштырды. Сабантуй тавы, Имәнле тау, Мәне борын,Ике тау арасы, Кызыл тау, Кышнашык тау, Кортбакча тау, Мүклек тауларының табигый байлыклары турында әйтеп үтте. Тау астындагы чишмәләр дә Ходай биргән байлык икәнен азсызыклады. Олысы, кечесе рәхәтләнеп тау шуып ял иттек. Бигрәк тә тау шуу балаларга охшады, бу көнне тау буе гөрләп торды.
Чаллыда, Уфада , Балтачта һәм күрше авылларда яшәгән, туган ягына битараф булмаган, авылдашларыбыз да Тушкыр тавыннан тюбинглар, чаңгы- чаналарда шуып күңелләре белән балачакка кайткандай булдылар.Тауга менү өчен җайланма куйганда бөтенләй дә шәп булыр иде дип тә киңәшләштеләр.
Оештыручыларга (Тушкыр клубы мәдәни чаралар оештыручысы Руфина Харипова, активистлар З. Гафарова, Н Мухаметҗанов, Г. Ихсанова, А.Габдуллин) рәхмәт әйтеп, алдагы көннәрдә дә туган мөхитебезне матур итәргә бердәм тырышып, тыныч күк астында яшәсәк иде дигән теләк белән таралыштык .
Г. Ихсанова.

Менәм Тушкыр тауларына
Менәм Тушкыр тауларына
Менәм Тушкыр тауларына
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: