Барлык яңалыклар
Спорт
20 февраль 2023, 15:11

Балаларга ял итәргә мөмкинлек бирүе сокландыра

"Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖе генеральный директоры Шамил Шәрипов хоккей буенча иптәшләрчә матчны карарга безнең яшь спортчыларыбызны чакырды.

"Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты - "Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖе генеральный директоры Шамил Шәриповка хоккей буенча иптәшләрчә матчта безнеп яшь спортчыларыбыз, шахмат һем өстәл теннисы буенча зона һем республика ярышлары призерлары Тимур Әхмәдияров һем Карина Йосыповага ял итү һем җанатар булу мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдерәм"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профилендә соклану сүзләре белән рәхмәт сүзләре җиткергән.

 Кечкенә авыллардан да бөек спортчылар чыгарга мөмкин. Аларга вакытында тренерларның игътибары һәм  спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек булуы кирәк. Районыбызда төрле спорт төрләре буенча  йолдыздай кабынган спортчылар бар. Янә аларның саны артсын, үсмерләр сәламәт яшәү рәвешен сайласын, дигән теләктә калыйк. Ә булдыклыларына мондый  игътибар сокландыра.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: