Ватанпәрвәрлек, хәрби тарихка хөрмәт тәрбияләү, укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максаты белән "Күңелле стартлар" узды. Якташларыбызга МХОда катнашканнарга хөрмәт күрсәтү теләге белән үтте бу стартлар. Малайлар һәм кызлар көч, зирәклек, җитезлек, өлгерлектә көч сынаштылар. Тырыш һәм күңелле ярышлар барышында дуслык җиңде. Укучылар үзләренең җитезлеген, зирәклеген, чын солдатлар өчен кирәкле күнекмәләрне күрсәттеләр.
Мәктәп укучылары киләчәктә ил сакчылары булачак. Кече яшьтән солдатларга хас сыйфатлар тәрбияләү мөһим. Үзләренә югары максат куюлары сынауларда ачык күренә.