Барлык яңалыклар
Спорт
19 гыйнвар 2023, 04:00

Допинг буенча Камилә Вәлиева гаепсез дип табылды

РУСАДА дисциплинар комитетының йомгаклау карары билгеле: Камилә Вәлиева антидопинг кагыйдәләрен бозуда гаепсез. Әмма  алтын медале Александра Трусовага бирелә. Ничек? Укыгыз:

Допинг буенча Камилә Вәлиева гаепсез дип табылды
Допинг буенча Камилә Вәлиева гаепсез дип табылды

Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА)  карары буенча Камилә Вәлиева гаепсез дип табылды. Антидопинг кагыйдәләрен бозуда  усал ният табылмаган. Тик 2021 елның 25нче декабрендә алынган проба  ул чордагы Русия чемпионаты нәтиҗәсен үзгәртә.Камилә Вәлиева "2022нче елның Русия чемпионкасы" титулыннан мәхрүм. Алтын медале Александра Трусовага бирелә( ул икенче урынны алган иде).

Русиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) телгә алынган карарына карата Бөтендөнья антидопинг агентлыгы (WADA) Спорт арбитраж судына (CAS) шикаять белән мөрәҗәгать итәчәк.  Олимпиадада  бозда фигуралы шууда команда медальләре язмышы ул Спорт арбитраж суды хөкеме буенча билгеле була. Нокта куелмаган. Спортны сәясәт белән бутап хөкем чыгарырга тырышулары нәтиҗә бирмәсен генә. 15 яшьлек чагында "сакланган шәхес" дигән канун статусларына кул селтәделәр.

Ә бу сезонда Камилә хәтәр матур җиңүләргә иреште. Алтын медальләре бик күп булсын. Талантын таптатмасын иде сылу кыз. Көчле шәхес булуын быел күрсәтте. Алдынгы урын алган ахирәтләре 4 борылыштагы сикерүләрен яңадан өйрәнә, ә Камилә җиңә килә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: