Барлык яңалыклар
Спорт
7 ноябрь 2022, 10:12

"Боздагы балерина"Камилә Вәлиева янә җиңде

"Боздагы балерина" дип атадылар Камиләне. Ул янә зур җиңү яулады.

Фигуралы шуу буенча Русиянең  Гран-При сериясенең Идель-2022 этабы Казан шәһәрендә үтте. Камилә Вәлиева чыгышы буенча нәкъ бу шәһәрдән. 

Кыска прграммасында бозда очып кына кунган күбәләктәй  булды ул. Ә ирекле программасын үтә матур башкарды, тик 4 борылыштагы Тулуп сикерүен җиренә җиткермәде. Андый авыр сикерүне бер көндәше дә  программасына кертмәве билгеле. Камиләне казанлылар үтә җылы каршылады.  Сәләт кенә түгел бай талант салынган үзендә. Ә тырышлык салмаса ул таланты ачыла алмас иде. 

"Мондый талантлы кызның "тере" чыгышын үзең күрә алу бәхет бит",— дип уртаклашты комментатор А. Ягудин. Килешәм. Талантлыдан көнләшкәннәрнең кара ягуына  шундый онытылмас программалары белән җавап бирүе аның көчле шәһес булуын дәлилли. Озак еллар һәммәбезне дә шатландырыр, дип ышанасы килә. Ачык, ихлас татар кызын бөтен дөнья үз итте. Халыкара ярышларда фигуралы шуу буенча безнекеләр әлегә катнашмый. Безнең илдәге ярышларны алар игътибар белән күзәтә. Чөнки талант үзенә тартып тора бит ул...

Фото

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: