Барлык яңалыклар
Спорт
10 октябрь 2022, 18:31

Волейбол буенча ярышлар үтте

8 октябрь көнне, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, Республика көне уңаеннан һәвәскәр командалар, оешмалар һәм предприятиеләр арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Волейбол буенча ярышлар үтте
Волейбол буенча ярышлар үтте

8 октябрь көнне, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, Республика көне уңаеннан һәвәскәр командалар, оешмалар һәм предприятиеләр арасында волейбол буенча ярышлар узды.
“Яшьлек” комплексы директоры Фәрит Галимов барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләп ярышларны ачып җибәрде.
Әлеге турнирга командалар ныклап әзерләнгәннәр. Уеннар волейболның рәсми кагыйдәләре буенча узды, шуңа күрә спортчылар ярышларга бөтен җаваплылык белән карадылар.
Ярышлар яхшы эмоциональ дәрәҗәдә үтте. Командалар арасында ярышлар кызу барды. Нәтиҗәләр буенча 1нче урынны “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы командасы яулады. Икенче урында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. Өченче урынга полиция хезмәткәрләре командасы чыкты.
Барлык җиңүчеләр hәм призёрлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Волейбол буенча ярышлар үтте
Волейбол буенча ярышлар үтте
Волейбол буенча ярышлар үтте
Волейбол буенча ярышлар үтте
Автор:
Читайте нас: