Барлык яңалыклар
Спорт
22 август 2022, 22:36

Ярышлар гөрләп узды

Бүген, 22 август көнне, велосипедчылар күңелләргә үтеп керердәй дәртле музыка яңгырап торган Сабантуй мәйданына җыелды. 

Ярышлар гөрләп узды
Ярышлар гөрләп узды

Бүген, 22 август көнне, велосипедчылар күңелләргә үтеп керердәй дәртле музыка яңгырап торган Сабантуй мәйданына җыелды.  Ә анда Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан велосипедчылар ярышлары үтә иде.

Шушы күркәм чарада бердәм булып 50гә якын кеше катнашты. Алар барысы да сәламәт яшәү рәвеше өчен.

Бәйрәмнең тантаналы мизгеле район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның бәйрәм белән котлавы һәм катнашучыларга җиңүләр, ә җанатарларга яхшы кәефләр теләве белән башланып китте.

Кызу ярышлардан соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.  Алар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Ватанпәрвәрлек рухындагы чара автойөреш белән тәмамланды. Флаглар белән бизәлгән машиналар Иске Балтач урамнары буйлап узды.

 

Тулы язманы “Балтач таңнары” гәзитендә укый аласыз.

Ярышлар гөрләп узды
Ярышлар гөрләп узды
Ярышлар гөрләп узды
Ярышлар гөрләп узды
Ярышлар гөрләп узды
Ярышлар гөрләп узды
Автор:
Читайте нас: