Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2022, 19:57

Спорт барыбызны да берләштерә

Бүген район үзәгендәге “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрелде.

Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә

Бүген район үзәгендәге “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрелде.

Сәламәт һәм күңелле бәйрәм – физкультурачылар көнен – даими рәвештә бәйрәм итү датасы юк, ул һәрвакыт августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Бу елны ул 13 августка туры килде.

Шушы бәйрәм актив спорт тормышы алып баручылар, физик культура белән шөгыльләнүчеләр, спорт җанатарлары өчен мөһим булып тора.

Районыбызда бу күркәм бәйрәмне елдан-ел бердәм булып билгеләп үтәләр. Быелда бәйрәм район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова тәбрикләве һәм күпьеллык намуслы хезмәте, районда физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүчеләрне котлап, Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы белән башланды. Тимур Әхмәдуллинга Спорт Мастеры таныклыгы тапшырылды.

Ары таба  спорт сөючеләр арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Ярышларда 5 команда катнашты.  Беренче урынга футбол яратучылар җыелма командасы лаек булды. Икенче урында район Мәдәният сарае командасы, өченчедә – район үзәк дәваханәсе командасы. Җиңүче һәм призер командалар уенчыларына медальләр тапшырдылар.

Балтачлыларның  физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә ничек тартылуларын күрү бик сөенечле. Ә бу сәламәтлек, бердәмлек һәм киләчәккә ышаныч нигезе.

 

Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә
Спорт барыбызны да берләштерә
Автор:
Читайте нас: