“Уңышларның сере—туксан тугыз проценты тырышлыктан, ә бер проценты сәләттән” дип юкка гына әйтми бит халык. Нәкъ менә шушы әйтем туры килә дә инде язманың төп героена.
Рәшит Карамовта районыбызда көрәш үсешенә зур көч салучы булып танылу өчен кирәк сыйфатлар яшьтән үк булган.
Рәшит Мәгъдәт улы 1961нче елда районыбызның ямьле табигать кочагында урнашкан Мата авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Авылдагы сигезьеллык мәктәптә укып, күрше авылда – Штәндедә урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1978нче елда ул Уфа шәhәрендәге педагогия институтының физика hәм математика факультетына укырга керә.
Югары уку йортында белем алган вакытта, Рәшит Карамов көрәш, дзюдо кебек спорт төрләре белән ныклап мавыга башлый.
Уку йортын уңышлы тәмамлап, мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, көчен кызганмый башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучыны балалар да үз итә. Физика, алгебра, геометрия кебек төгәл фәннәрне яшь белгеч—ир кеше укыту балаларга да бик ошый, әлбәттә. Укучылар Рәшит Мәгъдәт улына тартыла, дәрес темаларын яратып, игътибар белән тыңлый, укучыларның фән белән кызыксынулары арта hәм нәтиҗәләр дә уңай якка үзгәрә бара. Иң авыр, иң күп көч-энергия, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче hөнәрен ул яратып башкара, көнне төнгә ялгап эшли, дәресенә әзерләнә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Дәресләрдән соң, чыгарылыш сыйныф укучылары белән Бердәм Дәүләт имтиханнарына да әзерләнүгә күп көч сала. Ул көннәр буе мәктәптә балаларга белем бирә, өендәге эшне дә читкә калдырмый.
—Мин укыткан укучылар да инде хәзер урта яшьтәләр. Гомер бер мизгел кебек узса да, мәктәптә укыткан еллар бер дә истән чыкмый,— ди Рәшит Карамов.
Укыткан вакытта язмыш җилләре, киләчәктә бергә тату гомер кичерәчәк тормыш иптәше Лифә Муллахан кызы белән очраштыра аны. Ул вакытта Лифә Карамова Тушкыр авылыннан рус теле hәм әдәбиятын укытырга килгән була.
1987нче елда алар матур тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы уллары Артур hәм Эльвир дөньяга киләләр. Балалары hәрберсе тормышта үз урынын табып матур тормыш итәләр. Карамовларның тормыш тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булыр. Алар – икесе дә ихтирамга лаеклы hөнәр ияләре – укытучылар.
2007нче елда мәктәптәге төп эшеннән тыш район үзәгенең балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә эшли. Балаларга көрәш буенча түгәрәк алып бара. Аның өчен ул Санкт-Петербургта читтән торып укып тренер-укытучы дипломын да ала. Вакытны кызыклы гына түгел, ә файдалы итеп үткәрү өчен, менә дигән спорт төре. Көрәш белән шөгыльләнүчеләр үзендә ихтыяр көчен арттыралар, төрле күләмдәге ярышларда катнашып җиңү яулагач, үзләренә зур максат алалар.
Рәшит Карамов җитәкчелегендә спортны үз итүчеләр район, республика, Русия күләмендә үткән төрле ярышларда җиңүчеләр hәм призёрлар.
Ә Сабантуй вакытларын инде алар аерым түземсезлек белән көтеп алалар. Сабантуйның төп батырлары алар була бит. Нинди Сабантуй көрәшсез була инде. Рәшит Мәгъдәт улы җитәкчелегендәге яшь көрәшчеләр көч туплап, ныклап әзерләнеп, Сабантуйларның батыры булып, сарык тәкәсе алырга лаеклы икәннәрен исбатлыйлар ел саен. Үзенең ике уллары да көрәштә зур казанышларга ирештеләр.
—Яхшы көрәшче булыр өчен иренмәскә hәм күп тырышырга, төрле күнекмәләрне даими ясарга, файдалы тукланырга кирәк. Көрәшкәндә дөрес алымнар кулланып, ашыкмый, көрәшнең дөрес алымнары белән көрәшергә кирәк. Шул чакта җиңүләр дә озак көттермәс,—ди Рәшит Мәгъдәт улы.
Ул hәрвакыт эшенә бар күңелен биреп, тырышып, укучылары hәм тәрбияләнүчеләре белән уртак тел табып эшли. Төрле җирләргә укырга керсәләр, армия сафларына китәр алдыннан да, кайткач та укучылары аның янына киләләр, онытмыйлар, уңышлары белән дә, борчылулары белән дә уртаклашалар.
—Укучылардан, спортчылардан җылы сүзләр, котлаулар ишеткәндә, уңышлары турында уртаклашканда шатлыктан күңелләр тулган кебек була. Берәрсе урамда туктап рәхмәтен, соклануын белдерсә дә ,бу сөенечтән көне буе канатланып йөрисең,—ди ул.
Әлеге вакытта Рәшит Карамов мәгариф өлкәсендә хаклы ялга чыгып, Иске Балтачтагы балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшли.
Күпьеллык hәм нәтиҗәле хезмәте өчен ул төрле дәрәҗәдәге грамоталар, Рәхмәт хатлары, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеменә лаек. Райондашыбызның уңышлары—безнең өчен дә зур дәрәҗә.