Барлык яңалыклар
Спорт
4 июнь 2022, 17:54

Сабантуйда шахматчылар да ярышты

Хәзер шахмат һәм шашки  уеннары  район Сабан туе программасының аерылгысыз өлешенә әйләнә бара, әле анда катнашучылар ел саен күбәюе гаҗәпләндерә. Нәтиҗәләр белән безнең сайтта таныша аласыз.

Сабантуйда шахматчылар да ярышты
Сабантуйда шахматчылар да ярышты

Хәзер шахмат һәм шашки  уеннары  район Сабан туе программасының аерылгысыз өлешенә әйләнә бара, әле анда катнашучылар ел саен күбәюе гаҗәпләндерә.

Нәтиҗәләр белән безнең сайтта таныша аласыз.

Шашки буенча нәтиҗәләргә килгәндә, ир-атлар төркемендә 1нче урынны – Эрнест Каримов, 2нче урынны – Данил Вәлиев, 3нче урынны Раис Камилҗановлар яуладылар. Ә хатын-кызлар арасында 1нче урынны – Ирина Шәйхлисламова, 2нче урынны – Динара Каримова, 3нче урынны Гөлчәчәк Каримовалар яулады.

Шахмат буенча ярышларда ир-атлар арасында беренчелекне Динар Сәдретдинов яулады. Икенче урынга – Роберт Ширгазин, 3нче урынга – Фәнзәви  Минниахметовлар чыкты. Хатын-кызлар арасында Гүзәл Абдуллина – беренче урында, Ләйсән Сәфетдинова – икенче урынга, Эльвира Баязитова өченче урынга лаек булдылар.

Балалар арасында шахмат буенча  Аскар Галиев, Дамир һәм Тагир Факитдиновларга тиңнәр булмады.

Баш хөкемдар Альберт Шәйхлисламов билгеләп үтүенчә, шахмат һәм шашки  уеннары сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, фикерләү сәләтен арттыра.

 

Сабантуйда шахматчылар да ярышты
Сабантуйда шахматчылар да ярышты
Сабантуйда шахматчылар да ярышты
Сабантуйда шахматчылар да ярышты
Автор:
Читайте нас: