Барлык яңалыклар
Спорт
1 июнь 2022, 20:17

Безнекеләр спортны үз итә

Балтач районы спортчылары кул көрәше буенча Илеш районы беренчелегенә узган ярышларда лаеклы чыгыш ясады.

Безнекеләр спортны үз итә
Безнекеләр спортны үз итә

Балтач районы спортчылары кул көрәше буенча Илеш районы беренчелегенә узган ярышларда лаеклы чыгыш ясады.

14нче майда Югары Яркәй авылында кул көрәше буенча Илеш районы беренчелегенә ачык турнир булып узды.

Безнең районны укытучы-тренер Айваз Сәфетдинов җитәкчелегендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

Нәтиҗәләргә килгәндә, үз категорияләрендә Данил Гильмуллин һәм Айгөл Хәбибуллина—1нче урын, Алгиз Амиров, Камила Дәүләтшина һәм Амир Камалтдинов—2нче урын, Ләйсән Сәфетдинова  3нче урынны яуладылар.

Безнекеләр спортны үз итә
Безнекеләр спортны үз итә
Безнекеләр спортны үз итә
Автор:
Читайте нас: