Барлык яңалыклар
Спорт
31 Май 2022, 10:31

Нәфислеккә кече яшьтән омтылалар

"Яшьлек" физкультура- савыктыру комплексында эстетик гимнастика белән шөгыльләнүче төркемнәр шактый. Һәркайсы энҗе -гәүһәргә торырлык.Берсе "Агыйдел- йолдызчык". Тыныш булыгыз.

Кече яшьтән балалар сыгылмалык күнегүләренә өйрәнә башлый. "Агыйдел-йолдызчык" төркемендә шөгыльләнүче балалар 2019нчы елдан алып, ягъни  өч яшь ярымлык вакыттан гимнастика белән шөгыльләнә башлыйлар. Ата-аналар бер булып үзләре уртак максатлы төркемдәй аралаша, ерак сәфәргә чыккан вакытта  мәсьәләне уртага салып сөйләшә, хәл итә. Команда костюмнарын сайлау, тектерү буенча сорауны бергәләп хәл итәләр.

Бу төркем үз яшьләре категориясендә үткән халыкара, төбәкара, республика, урындагы  ярышларда актив катнаша.

Җиңү-казанышлары да бар гына. Ижау һәм Ырынбур шәһәрләрендә үткән ярышларда кызлар беренче, Казан шәһәрендә үткәнендә өченче, ике тапкыр Уфа шәһәрендә үткәнендә өченче урыннарны яуладылар. Иске Балтач авылында үткән "Агыйдел" ачык турнирда "Агыйдел-йолдызчык" төркеме икенче урынга лаек булды. Тренерлары Наталья Абдуллина һәр команданың үсешен, камиләшүен билгели.

Балачак иле мавыктыргыч. Кече чактан кайсы юлны сайлыйлар, шул юнәлештән алга  баралар. Эстетик гимнастикада шөгыльләнүчеләр сәламәт яшәү рәвешен сайлап, сыгылмалы гәүдә торышын саклау киләчәктә тик файдага гына. Моны аңлаган ата-ана кызлары  өчен берни жәлләми.  Алар дөрес юнәлештә. Җиңүләре күп булыр әле.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: