Барлык яңалыклар
Спорт
30 Май 2022, 11:31

Безнекеләр сынатмады

28-30 май көннәрендә  Уфа шәһәрендә, "Гастелло" стадионының спорт комплексында, тайланд боксы буенча иң зур турнирларның берсе –"Атлетик” Кубогы узды.

Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады

28-30 май көннәрендә Уфа шәһәрендә, "Гастелло" стадионының спорт комплексында, тайланд боксы буенча иң зур турнирларның берсе –"Атлетик” Кубогы узды.

Бу турнирда бөтен республикадан, шулай ук Оренбургтан 350 яшь спортчы катнашты. Безнең районны ярышларда "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Үз авырлык категорияләрендә призлы урыннарны Нурлан Фәтхуллин – 1нче урын, Даниил Шакиров, Даян Исламов, Айдар Галимов, Рәсүл Салимов, Тимур Низамов, Чулпан Акчурина, Максим Шильков – 2нче урын,  Айрат Хәйруллин, Эмиль Сафин, Тимур Сахипов, Илнур Рәхимҗанов, Эрик Салихов, Илназ Сәетгалиев, Искәндәр Нәбиев, Данир Хасанов һәм Данил Акберовлар – 3нче урынны яуладылар.

Бәйгегә яшь спортчыларны лаеклы әзерләгәне өчен тренер Евгений Вениамин улына, ә тәрбияләнүчеләргә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, районыбыз данын уңышлы яклаганнары өчен рәхмәт!

Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Автор:
Читайте нас: