Барлык яңалыклар
Спорт
29 апрель 2022, 10:39

Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды

27 апрель көнне Иске Балтач авылында мәктәпләр арасында волейбол буенча XII традицион булган  "Алтын сетка" турниры гөрләп узды.

Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды

27 апрель көнне Иске Балтач авылында мәктәпләр арасында волейбол буенча XII традицион булган  "Алтын сетка" турниры гөрләп узды. Турнирның иганәчесе—Марат  Хәйруллин.

Инде традициягә әйләнгән бу турнир календарьда районыбызның иң билгеле  спорт вакыйгаларының берсе булып тора. Бу хакта бәйгегә көч сынашырга килгән командалар саны исбатлый: егетләр командасы - унике hәм җиде кызлар командасы. Җиңү яуларга теләүчеләр елдан-ел күбрәк була бара, бу турнирның  популяр булуы  турында сөйли.

Кызу ярышлар балалар hәм яшүсмерләр мәктәбе, 1нче санлы урта мәктәп hәм „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы биналарында узды.

Ћәр очрашу киеренке барды. Волейболчылар бар көчләрен hәм осталыкларын салып уйнадылар. Беркемнең дә бирешәсе килмәде. Командаларның  hәркайсы бердәм булып җиңү өчен тырышты. Волейбол ярышлары hәрвакыт азартлы үтә, ә йомгаклау нәтиҗәсен алдан фаразлап булмый. Әлеге турнир да искәрмә булмады.

Ярыш барышын күзәтергә килгән җанатарларның күплеге районыбызда волейбол уенының популярлыгы турында сөйли иде. Алар үз командалары өчен җан атып, көч-дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып торды.

Көн дәвамына сузылган волейбол уеннары җиңүчеләре дә ачыкланды. Егетләр командалары арасында Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбе командасы җиңүче булып танылды. 2нче урында – Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбе  командасы, 3нче урында – Югары Карыш урта мәктәбе командасы.

Кызлар командалары арасында беренчелекне Югары Карыш урта мәктәбе, икенче урынны – Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбе, өченче урынны – Сәйтәк  hәм Тучыбай урта мәктәпләре командалары яулады.

Барлык җиңүчеләр hәм призёрлар Мактау грамоталары, медальләр  hәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүче командаларга төп приз—Марат Хәйруллин исеменнән турнир кубогы тапшырылды.

Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Балтачта “Алтын сетка” турниры гөрләп узды
Автор:
Читайте нас: