Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель 2022, 11:23

Балтач спортчылары эстетик гимнастика буенча Башкортстан Республикасының ачык беренчелегендә бронза медальләр яуладылар

23 апрель көнне Уфа шәһәрендә эстетик гимнастика буенча Башкортстан Республикасының ачык беренчелеге булып узды.

 Анда Русиянең төрле төбәкләреннән 800дән артык спортчы катнашты. Безнең районны ярышларда “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында тәрбияләнүчеләр  8-10 яшьлекләр категориясендә "Агидель - Малина" һәм 6-8 яшьлекләр категориясендә "Агидель-Звездочки" командалары тәкъдим итте.

Яңа катлаулы программа, яңа сәхнә костюмнары белән ярышта катнашкан балтачлылар жюриның югары бәһасына ия булды. Олы җиңүләре алда булсын. Чын мәгънәсендә, нәфис кызларыбыз осталыклары һәм ныклы холыклары белән аерылып торалар. Бу ярышта бронза  медальләр  яулап, үз сәләтләрен күрсәтте алар. 

Спортчыларны һәм тренер  Наталья Марат кызын  чираттагы уңышлары белән котлыйбыз, алдагы  ярышларда да шундый матур җиңүләр телибез.

Балтач спортчылары эстетик гимнастика буенча Башкортстан Республикасының ачык беренчелегендә бронза  медальләр яуладылар
Балтач спортчылары эстетик гимнастика буенча Башкортстан Республикасының ачык беренчелегендә бронза медальләр яуладылар
Автор:
Читайте нас: